17 сентябрьдә Хьюстон Гранд Операда (АКШ, Техас штаты)
театрның яңа сезоны ачылуга багышланган тантаналы кичә булачак.
Хьюстон Гранд Опера Альбина Шаһиморатовага ят театр түгел. 2006-2008 елларда ул биредә яшь җырчылар әзерләү үзәгендә стажировка узган иде. Альбина Хьюстон Гранд Операда хәзер кадерле кунак – сәхнә йолдызы буларак чыгыш ясаячак. Сезонны ачу концертында ул В.А.Моцартның «Похищение из сераля» әсәреннән Констанца ариясен һәм Ж.Оффенахның «Сказки Гофмана» операсыннан мәшһүр Баркароланы (Фредерика фон Штаде белән) башкарачак.
Мәгълүмат өчен: +7 843 231-57-32, +7 927 4128275, www.kazan-opera.ru.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте