Виртуаль концерт залларын ачу

2019 елның 27 августы, сишәмбе

27 августта Спас һәм Мамадыш муниципаль районнарында «Мәдәният» илкүләм  проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында виртуаль концерт заллары ачылды.

 2019 ел, 27 август, сишәмбе

Проектның максаты - интернет-технологияләр ярдәмендә илнең бердәм мәдәни киңлеген формалаштыру. Бу читтәрәк яшәгән халыкка онлайн режимда яки язмада Россия һәм чит ил башкаручылары катнашында  иң яхшы концертлар, шулай ук спектакльләр  карарга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, балалар аудиториясенә исәпләнгән махсус программаларны трансляцияләү дә планлаштырыла.

Мондый проект классик, камера, джаз, орган музыкасын  сөючеләргә үз шәһәрләреннән чыкмыйча гына иң яхшы һәм дәрәҗәле концертлар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Виртуаль концерт залы нинди дә булса сәбәпләр аркасында (билет сатып алырга өлгермәгән тамашачыларга, ерак җирлекләрдә яшәүчеләргә, классик музыка яратучыларга һ. б.)  сәнгать белән якынрак таныша алмаган кешеләр өчен яңа  мөмкинлекләр  бирәчәк.

2019 елда виртуаль концерт заллары Татарстанның биш районында: Алабуга районының үзәк китапханәсе, Баулы шәһәренең туган якны өйрәнү музее, Мамадыш шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе, Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм Спас үзәк китапханәсе базасында оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International