«Мир» кинотеатрында мөселман кинфестивале экспонатлары куелган күргәзмә ачыла

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе

VIII Казан халыкара мөселман кинофестивале ябылды.  Быел  сайлап алу комиссиясе хөкеменә дөньяның 55 иленнән 300 фильм җибәрелгән иде. Шулардан 47 фильм (28 илдән) сайлап алынды.

«Тулы метражлы иң яхшы уен фильмы» — «Шикәр бөртеге», реж. Сәед Риза Мир-Кәрими, Иран;

«Иң яхшы анимация фильмы» — «Яшәгән ди бер әни», реж. Анна Артемьева, Россия;

«Тулы метражлы иң яхшы уен фильмы режиссеры» — «Өске катта, уң якта», реж. Анжело Чианчи, Франция;

«Тулы метражлы иң яхшы уен фильмы сценарие» — «Адәм улы Абу», сценарий авторы Сәлим Әхмәт, реж. Сәлим Әхмәт, Һиндстан;

«Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы оператор эше» — «Шикәр бөртеге», оператор-куючы Хәмит Кхозн-Абуанех, Иран;

«Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы ир-ат роле» — актер Әхмәт Мөмтаз Тайлан, «Яшерен тормыш», реж. А. Халук Унал, Төркия;

«Тулы метражлы уен фильмында иң яхшы хатын-кыз роле» — Иран хатын-кызлары образын күркәм башкарулары өчен “Шикәр бөртеге”нең хатын-кыз актерлары коллективы, Иран;

«Кыска метражлы иң яхшы уен фильмы» - «Ций йорты» реж. Руслан Мөхәммәдов, Россия, һәм «Яңгыр шавы», реж. Джала Саед Панахи, Иран.

“Тулы метражлы иң яхшы документаль фильм” - “Занзибар музыка клубы”,  реж. Филипп Гасни, Патрис Незан, Занзибар, Кения.

«Кыска метражлы иң яхшы документаль фильм»  — «Бәхет бишеге», реж. Асель Жураева, Кыргызстан;

2012 елда фестиваль тәмамланды, ә менә  фестиваль кино экспозициясе үз эшен башлый гына әле. «Мир» кинотеатрында   мөселман кинфестивале экспонатлары куелган күргәзмә ачыла, ул “Йолдыз култамгасы” («Звездная РУКопись») дип атала. Быел фестивальгә килгән һәрбер мәшһүр кино әһеле истәлеккә “кул эзен” төшерде һәм имзасын калдырды.

Фестивальнең кино экспозициясен ачу вакытында фестивальнең эшен масскүләм мәгълүмат чараларында яктыртуга игълан ителгән конкурста җиңүчеләрне бүләкләү, фестиваль дирекциясе, булачак “Йолдыз култамгасы” дип аталган кино музее кураторы һәм Татарстан кинорежиссерлары белән очрашу булачак. Чара 18 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында була.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International