Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Россия киносы көне уңаеннан котлавы

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Сезне чын күңелдән Россия киносы көне белән котлыйм!

Кино һәрвакытта да дөньяны танып белү, илләр, халыклар мәдәнияте һәм аларның гореф-гадәтләре белән танышу өчен куәтле ресурс иде һәм ул  шулай булып кала да. Татарстан Республикасында инде 15 ел дәвамында Казан халыкара мөселман киносы фестивале уза, ул бөтен дөньядан кинематографистларны үзенә туплый  һәм меңләгән тамашачыга иң яхшы фильмнарны күрү мөмкинлеге бирә.

Шунысы куанычлы, бүген зур кино янә безнең тормышка әйләнеп кайтты, ә Кино Фондының федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә яңадан  кино күрсәтүләр башланды. Биш ел эчендә республика шәһәрләрендә һәм районнарында 22 кинозал яңартылды. Бу кинотеатрларга тамашачылар килә, кино тармагы хезмәткәрләре һәм кинематографистлар бурычы  - бу киңлекне тирән һәм якты фильмнар белән баету.

Бүген, югары технологияләр заманында, видео төшерү белән шөгыльләнүче һәркем кино җитештерү процессына җиңел генә кереп китеп, иҗади юлын таба ала. Татарстанда актив иҗади яшьләр күп, алар үз проектлары белән катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә әзер булуларын раслый, иҗат өлкәсендә генә түгел, ә үз проектларын алга этәрү өлкәсендә дә үсә ала. Республикада безнең кинематографистлар өчен дәүләт ярдәме чаралары каралган.

Татарстан Республикасы бөтен дөнья кинематографистлары өчен һәрвакыт кызыклы булды. Хәзерге вакытта төбәктә кинокомиссия булдыру буенча эш алып барыла, ул үз илебез һәм чит илләрнең эре кинематография компанияләренә фильмнарын тулысынча төшерергә мөмкинлек бирәчәк.

Кадерле кинематографистлар, аниматорлар, документалистлар, кинопрокат һәм кино челтәре хезмәткәрләре, шулай ук кино сөючеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм һәм безнең кино лаеклы югары үрләрне яулар дип ышанам! Сезгә уңышлар, илһам һәм яңа иҗади казанышлар, ә тамашачыларга – искиткеч матур, уникаль һәм дулкынландыргыч кино дөньясы белән очрашулардан онытылмаслык шатлык  мизгелләре күбрәк булуын телим!

 

Министр                                                               И.Х. Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International