15 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт сәнгать музеенда И.И. Шишкин (1832-1898) әсәрләре күргәзмәсе ачыла.
«Иван Иванович Шишкин. Тормышы һәм иҗаты» дигән экспозициядә рәссамның йөздән артык картинасы куелган. Музей үз коллекциясен генә түгел, Шишкинның Дәүләт Третьяков галереясендә (Мәскәү) һәм Дәүләт рус музеенда (Санкт-Петербург) сакланган эшләрен дә тәкъдим итәчәк. Тупланмаларында авторның 42 картинасы сакланган Третьяков галереясе шуларның тугызын тәкъдим итә. Рус музее үз коллекциясендәге Шишкинның 58 эшеннән унтугызын күргәзмәгә җибәргән. Дәүләт сәнгать музееның зур тупланмасыннан 34 картина, 25 рәсем, 40 офорт һәм литография күрсәтелә. Экспозициядә шулай ук рәссамның Казанда яшәгән вакытына караган рәсми кәгазьләр күчермәләре, дусларына, туганнарына язган хатларыннан өзекләр китерелә.
Күргәзмә 18 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте