15 сентябрьда татар әдәбияты классигы, профессиональ татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тула

2012 елның 14 сентябре, җомга

Кадерле дуслар!

Бүген татар әдәбияты классигы, профессиональ татар театрына һәм драматургиясенә нигез салучыларның берсе, Татарстанның атказанган артисты, талантлы драматург, режиссер-новатор, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тула.

Кәрим Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Пенза губернасының Аккүл авылында туа. Аның шәхес буларак калыплашуы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә башлана. Россиянең төрле төбәкләрендә авыр эшләрдә эшләп көн күрүе, авыл мәктәпләрендә мөгаллимлек итүе булачак драматургның бай тормыш тәҗрибәсенә нигез була. Юлында очраган кызыклы кешеләр, аларның гыйбрәтле язмышлары туачак сәхнә әсәрләре өчен кыйммәтле материалга әйләнә.

    Кәрим Тинчурин беренче профессиональ татар театр труппасы – «Сәйяр”да актер, драматург һәм режиссерларның берсе була, соңрак беренче татар дәүләт театр труппасының җитәкчесе һәм режиссеры итеп билгеләнә. Ул Самарада, Оренбургта, Ташкентта татар театрын аякка бастыруда актив катнаша. 1922 елның 8 ноябрендә Кәрим Тинчурин җитәкчелегендә Татар дәүләт театры (хәзер Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) ачыла.

Актерлык һәм режиссерлык эшчәнлеген Кәрим Тинчурин әдәби иҗат белән бергә алып бара. Аның әсәрләре халык тормышын, уй-фикерләрен, теләк-омтылышларын тирәнтен белү, яхшы аңлау белән аерылып тора. Композитор Салих Сәйдәшев белән бергәләп иҗат ителгән “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы, “Җилкәнсезләр” сатирик комедиясе һәм башка иҗат җимешләре татар драматургиясе җәүһәрләре дип танылды.

Кәрим Тинчурин кыска гына иҗат чорында хаклы рәвештә Россиянең күпмилләтле һәм дөнья театр сәнгатенең классик әсәрләре белән бер рәткә куелырга лаеклы утыздан артык пьеса иҗат итә. Аның «Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Җилкәнсезләр», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» кебек мәшһүр әсәрләре күпмилләтле театр классикасының алтын фондына кертелде.

“Зәңгәр шәл” пьесасы буенча куелган спектакль татар театр сәнгатенең брендына әверелде. Сюжетының халыкка якынлыгы, сәхнә теленең аңлаешлы булуы, җыр-биюләре, халык җырлары стилендәге гүзәл музыкасы белән бу әсәр мәңгегә халык күңелен яулады.

Кәрим Тинчуринның әдәби мирасы әле дә актуальлеген югалтмый. Еллар уза тора, ә без драматургның иҗатында, аның образларында, уздырган идеяләрендә, сәнгать алымнарында, уй-омтылышларында яңадан-яңа төсмерләр күреп, яңача, тагын да тирәнтен ача киләбез.

Министр                                                                               А.М.Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International