Әлеге акциягә багышланган бәйрәм программасы Иске-татар бистәсендә уздырыла. 20:00 сәгатьтән башлап шәһәр халкы һәм кунаклары өчен концерт, интерактив һәм призлы конкурслар оештырыла.
Бөтен Россия буенча, шул исәптән Татарстанда да, бөтенроссия тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынган өч фильм күрсәтеләчәк. Сораштыру лидеры – режиссер Андрей Волгинның «Балканский рубеж» картинасы. Сюжет буенча вакыйгалар Югославиядә 1999 елда башланып китә. Россиянең махсус төркеме Слатин аэродромын контрольгә алырга һәм аны өстәмә көчләр килгәнче саклап торырга боерык ала. Әмма бу стратегик объект албан кыр командирына һәм НАТО генералларына бик кирәк. Төркем террорчылар белән тигез булмаган көрәш алып барырга мәҗбүр. Аэродромга Россия тынычлык урнаштыручылары һәм НАТО көчләре омтыла. Төп рольләрдә - Антон Пампушный, Гоша Куценко, Милена Радулович, Милош Бикович, Равшана Куркова һәм башкалар .
Исемлектәге икенче фильм – Евгений Бедаревның «Домовой» фильмы. Вакыйгалар Мәскәүдә бара. Гадәти булмаган фатирда озак яши алган бер генә кеше дә юк. Анда 8 яшьлек кызы Алинә белән мөстәкыйль әни кеше күченгәч кенә, биредә чын йорт иясе яшәгәне ачыклана. Рольләрдә: Екатерина Гусева, Сергей Чирков, Юлия Сулес, Татьяна Орлова, Сергей Рубеко, Дмитрий Бедарев һәм башкалар.
Өченче фильм - Илья Куликовның «Полицейский с Рублевки. Новогодний беспредел» тасмасы. Сюжет буенча, тикшерүче Измайлов эшли торган полиция бүлеген ябарга планлаштыралар. Яраткан эш урынын саклап калу өчен, герой хәйләкәр план уйлап таба — банкны талау, ә аннары бу җинаять эшен ачу. Төп рольләрне Александр Петров, Сергей Бурунов, Татьяна Бабенкова, Софья Каштанова, Александра Бортич, Роман Попов, Ирина Вилкова, Рина Гришина уйнаган.
Татарстанда «Кино төне» акциясе шулай ук Азнакай, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Балык Бистәсе, Теләче, Чирмешән, Ютазы районнарында узачак.