21нче сентябрьдә, 13 сәгатьтә Габдулла Тукай музеенда язучы, шагыйрь, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның “Самат батыр” дип исемләнгән яңа китабын тәкъдир итү кичәсе була.
Галимҗан Гыйльманов 1986 елдан Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият һәм балалар-яшүсмерләр редакцияләрендә өлкән редактор һәм мөдир вазыйфаларын башкара. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, 2005 елдан Татарстан Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш консультант булып эшли.
Язучы беренче әсәрләрен 1993 елда “Тозлы яңгыр” исемле проза китабында бастыра. Авторның иҗатында Европа әдәбияты модернизмына хас жанр, поэтика, композиция, стиль сыйфатлары чагыла.
Нәшриятта балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлеген җитәкләү, “Сабантуй” газетасында редколлегия әгъзасы булып тору туксанынчы елларда Г. Гыйльмановны балалар әдәбиятына алып килә.
Китапка Галимҗан Гыйльмановның балалар өчен язылган бөтен шигырьләре кергән. Музейда әлеге шигырьләрне мәктәп укучылары укыячак.
Мәгълүмат өчен телефоннар: Г.Тукайның әдәби музее: 293- 17- 66, редакция-нәшрият бүлегенең матбугат үзәге: 292-32- 18, www.tatar.museum.ru
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте