Татарстанлылар мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген бәяләүдә катнаша ала

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Барлык теләүчеләр дә мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген www.bus.gov.ru сайтында уздырыла торган бәяләүдә катнаша ала, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Бу мөмкинлек  кулланучылар дәүләт, муниципаль учреждениеләр һәм башка оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты турындагы фикерләре белән уртаклаша алсын өчен булдырылган.

Үз фикереңне белдерү  өчен түбәндәге гамәлләрне башкарырга кирәк:

1.      дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә https://www.gosuslugi.ru/;

2.      www.bus.gov.ru сайтына керергә;

3.      төбәкне  сайларга;

4.      тәкъдим ителгән исемлектә оешманы табарга;

5.      «Оставить отзыв» бүлекчәсен сайларга

6.      әзер форманы  тутырырга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International