Кәрим Тинчурин исемендәге милли классик драматургия фестивале 10:00 сәгатьтә язучы исемен йөрткән урамдагы бакчада таш куелу белән ачылып китәчәк.
Көндезге 13:00 сәгатьтә Тинчурин театрының тамаша залында галимнәр, театр белгечләре, журналистлар, язучылар һ.б. катнашында фәнни конференция үткәреләчәк.
Программа:
1. «Кәрим Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗаты».Арсланов Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, сәнгать ф.д., ТР ФА мөхбир әгъзасы.
2. «Әдипнең К.Тинчурин театрында куелган әсәрләре».Сәгдиев Р.Н., ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театрының директор урынбасары.
3. «Новаторство Карима Тинчурина». Айгөл Габәши, филология ф.к., өлкән фәнни хезмәткәр.
4. «Сценическое воплощение музыкальных драм К.Тинчурина». Алинә Сабирова, фәнни хезмәткәр.
5. «Сравнительный анализ постановок пьесы К.Тинчурина «Угасшие звёзды» на сцене Татарского государственного Академического театра имени Г.Камала». Мозафарова А.Р., кече фәнни хезмәткәр.
17:00. Фестивальне ачу тантанасы. К.Тинчурин әсәре буенча куелган «Американ» спектакле.
Фестивальгә катнашучы театр белгечләре:
Илялова Ильтани Исхаковна – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры;
Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗанович – филология фәннәре кандидаты, КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты;
Корчак Марина Михайловна – Киңәшмәнең Җаваплы Сәркатибе, РФнең театр әһелләре берлегенең Үзәк Аппаратында, драма театрлары кабинетында идарә-оештыру бүлеге мөдире
Карпова Нина Никитична – Мәскәү Академия Сатира театрының әдәби бүлек мөдире.
Фестиваль 21 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә гала-концерт белән тәмамланачак.
Белешмәләр өчен телефоннар: 264-35-18, 238-20-10.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте