Һөнәри керемгә махсус салым режимын куллану һәм үзмәшгуль гражданнарны тикшерү белән бәйле сорауларга «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс экспертлары җавап бирәчәк.
Түләүсез консультацияне 8 (800) 222-37-22 телефоны буенча алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, Татарстан һөнәри керемгә салым кертү буенча пилот төбәкләр арасында. Үзмәшгульнең статусы бизнесны законлы төстә алып барырга һәм минималь салым ставкасы буенча салымнар түләргә мөмкинлек бирә: физик затлар белән эшләгәндә ул - 4%, юридик затлар белән эшләгәндә 6% тәшкил итә.
Хәзер Татарстанда 22 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән.