«Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанның өч музеенда заманча технологияләр барлыкка киләчәк

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Музейлар өчен мультимедиагидлар булдыру «Цифрлы мәдәният» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Аларны гамәлгә кертү буенча конкурс 2019 елда 2 этапта узды.

Беренче этап  нәтиҗәләр буенча - 30 мультимедиагид исемлегенә Татарстан Республикасы Милли музее кергән. Хәзер анда текстларны инглиз һәм татар телләренә тәрҗемә итү буенча эш алып барыла. Икенче сайлап алу нәтиҗәләре буенча Сынлы сәнгать музее һәм Ислам мәдәнияте музее узган. Хәзерге вакытта белгечләр экспонатлар буенча текстлар һәм фотографияләр әзерли.

Artefact чынбарлык тудыручы  заманча технологияләр куллану өчен цифрлы платформа булып тора. Музейга килүчеләр AppStore һәм Google play сервислары аша аннан  бушлай файдалана ала.  Теге яки бу экспонат турында тулы мәгълүмат алу өчен, шул исәптән чит телдә дә, камераны аңа таба  юнәлтү  генә сорала. Моннан тыш, кушымта фикер алышу һәм фотографияләр алмашу мөмкинлеге дә  бирәчәк.

Белешмә:

«Цифрлы мәдәният» федераль проекты кысаларында 2019 елда Россия музейларының даими экспозицияләре буенча 75 яңа мультимедиа-гид булдыруга ярдәм итү планлаштырыла. Проектны тормышка ашыру өчен «Артефакт» ("Артефакт") цифрлы платформасы файдаланыла, ул музейларга чынбарлык тудыручы  заманча технологияләр кулланып мультимедиа-гидлар булдыру мөмкинлеге бирә, ә бирегә килүчеләр - мәдәният учреждениеләре экспозицияләре һәм биналарында шул ук исемдәге мобиль кушымтадан бушлай файдалана алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International