Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үз тарихында беренче тапкыр Румыниянең Бухарест шәһәрендә узачак Халыкара Fest(in) on the Boulevard фестивалендә катнашачак. 15 октябрьдә артистлар Йон Фоссе әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган «Җәйнең бер көнендә» спектаклен уйнаячак. Камал театры - әлеге дәрәҗәле фестивальдә Россия данын яклаучы бердәнбер театр. Fest(in) on the Boulevard фестивалендә Германия, Израиль, Болгария, Венгрия һәм Румыния иҗат коллективлары катнаша.
Быел фестиваль 7 нче тапкыр уза. Fest(in) on the Boulevard 2013 елда Румыниянең Nottara театры тарафыннан оештырылган. Әлеге театр Казан тамашачысына төрки халыкларның «Нәүрүз» XIV Халыкара театр фестиваленең быелгы хедлайнеры булган «Moliere» спектакле буенча таныш.
Фестиваль ике төп һәм берничә өстәмә бүлек һәм чаралардан тора. Беренче төп бүлек «Комедия бульвары» дип атала һәм комедияләрне үз эченә ала. Икенчесе - көндәлек тормышның актуаль мәсьәләләренә багышланган.
Fest(in) on the Boulevard кысаларында әдәби укулар, китаплар тәкъдир итү, фотокүргәзмәләр һәм урам чаралары узачак.
«Җәйнең бер көнендә» спектакленең күп кенә халыкара фестивальләрдә катнашканы бар, ул шулай ук «Алтын битлек» театр премиясенең номинанты да булды. Россиядә моңа кадәр Йон Фоссе пьесасы буенча спектакль куелмаган.