«Казан» халыкара аэропортында «Хезмәт кешеләре» исемле күргәзмә ачылды

2019 елның 17 августы, шимбә

Экспозиция Татарстандагы  Эшче һөнәрләр елына һәм  тиздән үткәреләчәк  Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатына багышланган. 

Күргәзмәдә Казанның яшь рәссамы Руслан Ибраһимовның 20 эше тәкъдим ителгән. Экспозициягә кергән картиналарда  төрле һөнәр ияләре образлары урын алган.  Алар барысы да уникаль техникада башкарылган: киндердәге  рәсем  буяулар сиптерү ысулы белән ясалган.

«Без мөһим вакыйганың шаһитлары булабыз, - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. – Бу күргәзмә Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Вершина» музей ширкәте ярдәме белән оештырылды. Биредә талантлы рәссам, якташыбыз эшләре тәкъдим ителгән».

Без «Казан» аэропортының WorldSkills Kazan-2019 чемпионатында катнашучылар, кунаклар, экспертлар  киләчәк урын икәнлеген аңлыйбыз.  Сәнгать ярдәмендә дөньяда ихтыяҗ булган кайбер эшче һөнәрләрне күрсәтергә  теләдек», - диде күргәзмә ачылышында «Вершина»  музей ширкәтенең үсеш буенча директоры Артур Әбдрәшитов.

Руслан Ибраһимовның  татар тамырлары бар, ул Татарстан Республикасының Кече Урыссу авылында туган, әмма гомере буе Нефтеюганск шәһәрендә яшәгән. Новосибирск архитектура-сәнгать академиясендә «монументаль рәсем сәнгате» белгечлеге буенча белем алган.  Татарстанга сәләтен  үстерү өчен мөмкинлекләр күбрәк булганга кире кайткан. Казанда аның Татарстан спорты йолдызлары белән бәйле проекты тәкъдир ителеп, тамашачылар тарафыннан югары бәяләнгән инде.

«Хезмәт кешеләре» күргәзмәсе авторы бу стильне үзе уйлап тапкан. Аның иҗатының төп үзенчәлеге – тамчылар. Руслан Ибраһимовка хәрәкәт  эффекты ошый.

 «Хезмәт кешеләре» күргәзмәсендә мине заманча һөнәрләр темасы кызыксындырды, бу өлкәне   рәссамнар аз сурәтли. Ниндидер мәгънәдә мин беренче юл салучы һәм бу бик шәп, мнем портретлар тарихта калыр дип өметләнәм», - дип сөйләде журналистларга Руслан Ибраһимов.

Рәссамның картиналары «Казан» аэропорты киңлекләренә туры килә. Тамашачыга мода, төзелеш, ресторан, матурлык өлкәсе белән бәйле һөнәр ияләренең портретлары тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне 31 августка кадәр күрергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International