ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген режиссер, сценарист, Россиянең халык артисты Андреей Кончаловский белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Чарада ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты.
Андрей Кончаловский Казанга VIII Казан халыкара мөселман кинофестиваленә килде.
Очрашу вакытында Россия төбәкләрендә мәдәниятне һәм кинематографияне үстерү проблемалары турында фикер алышу булды. Андрей Кончаловский үзенең иҗади планнары, хосусан, «Украина өчен көрәш» дигән яңа документаль фильмы турында сөйләде.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте