Россия Федерациясенең алты субъекты - Алтай, Башкортостан, Татарстан, Тыва, Саха (Якутия), Хакасия – Халыкара оешманың актив күзәтче-әгъзалары булып тора.
Бу елның 30 маенда ТЮРКСОЙда булган вакытында Татарстан Президенты тәкъдиме буенча 2014 елда Татарстан башкаласы Казанны төрки дөнья башкаласы дип игълан итү мәдәният министрлары караган төп мәсьәләләрнең берсе булды. ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның чыгышын тыңлаганнан һәм аның буенча фикер алышканнан соң, Даими шура әлеге карарны бер тавыштан кабул итте.
Шул рәвешчә, 2013 елда төрки телле илләр мәдәнияте өлкәсендә кызыклы проектлар тормышка ашырылачак Искешәһәрдән Казан эстафета кабул итәчәк.
Ел чараларын уңышлы уздыру өчен Төркия Хөкүмәте махсус агентлык төзеде һәм бюджет бүлеп бирде. Уздырылачак чаралар турында Искешәһәр губернаторы Кадир Кочдемир сөйләде.
ТЮРКСОЙ Даими шурасы эшләгән көннәрдә Уфада ТЮРКСОЙның беренче Кафедрасы ачылды. Моннан соң ул Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында эшләячәк.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте