Мәдәни чаралар арасында 8 концерт программасы, 31 спектакль, 16 тематик күргәзмә һәм экспозицияләр бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
Чемпионатның иң күңелле вакыйгаларының берсе - Казан Кремленең Спас манарасында куелачак дөнья, Россия һәм милли сәнгатьнең классик әсәрләре проекциясе белән инсталляция тамашасы. Биредә үк, Казан Кремлендә, Милли костюм фестивале узачак. Спас-Преображенский монастыре территориясендә хезмәт геройларына багышланган баннер күргәзмәсе, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә - Дәүләт Эрмитажы, Россиянең тугыз музее һәм Белоруссия Милли музее тупланмаларыннан оешкан «XIII-XIV гасырларда Алтын Урда һәм Кара диңгез буе», Кремль территориясендә Д.Г.Бурылин исемендәге Иваново тарихи-туган якны өйрәнү музее коллекциясеннән «Корал тарихлары. Көнбатыш һәм Көнчыгыш» күргәзмәләре эшләячәк.
«Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә казанлылар һәм башкала кунаклары берьюлы берничә күргәзмә проектын күрә алачак, шул исәптән Николай Фешин, Бакый Урманче әсәрләрен, шулай ук биредә «Хезмәткә дан!» күргәзмәсе эшләячәк. Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә рус һәм Казан авангарды экспозициясе, бөтен дөньяга танылган «Inverso mundus» («Перевернутый мир») проекты һәм «Яңа пейзаж» фотокүргәзмәсе ачыла.
Татарстан Республикасы Милли музее «Осталарның алтын куллары: татар халык кәсепләре, һөнәрчелек традицияләре» интерактив тематик экскурсияләр әзерләгән, анда татар бизәнү әйберләрен эшләү, балчыктан савыт-саба ясау, чигү, агачка бизәкләр төшерү һәм күн мозаикасы буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Казанның әйдәп баручы музейлары барлыгы 16 күргәзмә һәм тематик экспозиция тәкъдим итәчәк.
Чемпионат көннәрендә башкалада берьюлы берничә фестиваль уздыру планлаштырыла: «Наше время - Безнен заман» ачык республика телевизион фестивале финалистлары һәм лауреатлары катнашында «The Kremlin Confederation of ART», «Печән базары» заманча татар мәдәнияте, «Иске Казан түгәрәк уены» һ. б..
WorldSkills мәдәни афишасында Казанның әйдәп баручы 6 театры: В.Качалов исемендәге рус зур драма театры, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Казан яшь тамашачылар театры, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, «Әкият» курчак театры иң яхшы куелышларын тәкъдим итәчәк.
Мәдәни программа һәм экскурсия хезмәте күрсәтү турында барлык мәгълүмат «WORLDSKILLS» һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының мобиль кушымтасында урнаштырылачак.