Мохсен Бармахани: «Кәрим» - гаделлек өчен көрәш турында фильм»

2012 елның 8 сентябре, шимбә

8 сентябрьдә VIII Казан халыкара мөселман кинофестивале матбугат үзәгендә «Кәрим» дигән фильм режиссеры Мохсен Бармахани белән очрашу булды.

Фильм яңартылган Туниста яңа тормыш турында хыялланучы Кәрим турында. Тунис революциясендә катнашкан күп кенә яшь кешеләр кебек үк, Кәрим дә үз иленең киләчәге матур булыр дип өметләнә.

«Кәрим белән мин ике айлап гомеремне уздырдым: без бергәләп көлдек, бергәләп еладык, кайчак ызгышып алдык, аннары татулаштык. Сез фильмда  бу кешенең иң матур кешелек сыйфатлары чагылышын күрәсез. Без аның белән хәзер дә әле дустанә мөнәсәбәттә. Әмма фильмда ул сөйләгәннәрнең барысы белән дә килешәм дип әйтә алмыйм. Бу – Кәрим һәм аның фикер-карашлары, аларда Тунисның күпчелек халкы карашлары чагылыш таба», - диде режиссер.

ТР Мәдәният Министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International