Дагстанда да, Кыргызстанда да, Төркиядә дә игътибар үзәгендә - кеше

2012 елның 8 сентябре, шимбә

8 сентябрьдә  VIII Казан халыкара мөселман фестиваленең матбугат үзәгендә өч режиссер катнашында матбугат конференциясе узды. 

 «Кыска метражлы документаль кино» номинациясендә тәкъдим ителгән “Бәхет бишеге” фильмы режиссеры Асель Жураева, шулай ук «Тулы метражлы документаль фильм» номинациясендә  «Җаваплылык зонасыннан тыш» фильмы режиссеры Азнаур Аджиев һәм «Төрек  паспорты» режиссеры Бахадир Арлиел – һәрберсе үз иҗат җимеше турында сөйләде.

Фильмнарда бәян ителгән вакыйгалар төрле, алар бер-берсеннән сюжеты, декорацияләре, уздырылган төп фикерләре белән нык аерылуга да карамастан, шулай да аларны берләштереп торучы, күзгә артык бәрелеп тормый торган билгеле бер нәрсә бар -  аларда, кайда яшәүләренә, нинди мәдәният вәкиле булуларына карамастан, барлык кешеләргә үтә якын булган уртак милли мәсьәләләр күтәрелә.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International