VIII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелә торган фильмнарга тамашачы агыла гына. Сергей Яковлевның (Татарстан) документаль фильмы күрсәтелгән көнне шулай ук залда алма төшәрлек урын юк иде. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел – «Проломная урамындагы даруханә» фильмында Идел буе немецларыннан бер гаиләнең дулкынландыргыч язмышы бәян ителә. Бу гаилә тарихы Казанда фармокология һәм музыкаль белем бирү тарихы белән бик тыгыз бәйләнгән.
Фильмда 150 ел элек булып узган вакыйгалар сурәтләнә. Тамашачыга халык әлегә кадәр Бренинг исеме белән атап йөрткән даруханә тарихы сөйләнә. Кызыклы фактлар, элек сирәк яңгыраган цитаталар, борынгы фотосурәтләр, аларны күрсәткәндә уйнап торучы гүзәл музыка – болар барысы да тамашачыны сихерли, таң калдыра. Фильмнан соң “Родина” кинотеатрында картинаның продюсеры Алина Ризванова, фильмда хикәяләүне башкарган Татьяна Арнольдовна Бренинг – Казанның атаклы даруханәчеләре һәм музыкантлары дәвамчысы катнашында матбугат конференциясе узды. Татьяна Арнольдовна фильмның Рудольф Арнольдович Бренинг китабына нигезләнеп төшерелгәнлеген, әмма анда сурәтләнгән һәр вакыйганың документлар белән ныгытылуын, бик зур эш башкарылуын сөйләде. Конференциядә Казанда тиздән Бренингларның музей-йорты ачылачагы, фильм авторларының Казанның кайбер башка тарихи урыннары турында да кино төшерергә алыначаклары турында әйтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте