Джасур Исхаков: «Экранда мин шәфкать һәм кешелек кыйммәтләрен пропагандалыйм»

2012 елның 8 сентябре, шимбә

Үзбәк режиссеры кинофестивальдә “Гаделлек көне” дигән картинасын тәкъдим итте. Аның герое Мөнисә Сөләйманова үз гомеренең иң хәвефле һәм иң авыр унике сәгатендә үлем аша сынау кичерә. Тормыш юлын узып, билгеле бер югарылыкка ирешкән Мөнисәгә узылган гомерен яңадан бәяләп, яңа кыйммәтләр билгеләү мөмкинлеге бирелә. Моның өчен түләргә туры килә әлбәттә.

«Үз принципларыма тугры калып, көчләү, кан кою, корал тулы фильмнар төшермим, экранда бүген алар болай да бик күп. Кеше гомерен бәяләп бетереп булмый дип саныйм, шуңа күрә дә үтерүчеләр катнашкан сюжетлардан баш тартам.  Фикеремчә, сәнгать, шул исәптән кино сәнгате дә, мәңгелек кыйммәтләргә – шәфкать, мәхәббәт, гаиләгә мәдхия җырларга тиеш, – диде матбугат конференциясендә автор. – Бу дөнья болай да бик тотрыксыз, теләсә кайсы вакытта барысы да баш түбән әйләнергә мөмкин, ә үтерү-көчләүне туктаусыз экраннарда күрсәтүебез белән вазгыятьне тагын да катлауландыруыбыз мөмкин. Һәр кешенең тормышы нигезле булырга тиеш, шуңа да минем күңелем усал хатыннарны һәм җебек ирләрне кабул итми.  Нәкъ менә шуңа да принципиаль рәвештә фильмнарым яхшы тәмамлана минем».

Режиссер озак еллар дәвамында төрле дин вәкилләре өчен туган җир булып саналган, үзе дә шунда дөньяга килгән Ташкент шәһәрен искә алды. “Чын мәгънәсендә тәкъва, диндар кеше – бик сабыр була, ул бер вакытта да кулына корал алмаячак”, – диде Д.Исхаков

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International