Татарстанлыларны «Укучының мәдәни нормативы» мәдәни-белем бирү проектының төбәк компоненты турындагы фикер алышуда катнашырга чакыралар

2019 елның 9 августы, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәктәп укучысы өчен  мәдәни нормативның төбәк компоненты исемлеге буенча иҗтимагый  фикер алышу үткәрә.

Тәкъдимнәр 16 августка кадәр төбәк блогының биш юнәлеше буенча кабул ителә: әдәбият, сынлы сәнгать, архитектура, музыка һәм театр.  Фикерләрне белдергәндә   яшь төркемнәренә дә бүленеш каралган (1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар).

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы 2019-2020 уку елларында «Укучының мәдәни нормативы»  мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру өчен  сайлап алынган  8 пилот төбәк арасына керде.   Мәктәпләрдә мәдәният һәм сәнгатьне киңәйтелгән өйрәнү системасы беренче сентябрьдә эшли башлаячак. Яңа программа балаларга һәм яшүсмерләргә сәнгать шедеврлары, әдәбият, музыка әсәрләре һәм театр куелышлары белән танышу өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк. Программада катнашу ирекле.

Нормативларга кертелгән әсәрләр исемлегенә экспертиза Әдәби институтта һәм һөнәри мәдәният берләшмәләрендә уздырылды. Тәкъдим ителгән исемлек белән танышу һәм үз тәкъдимнәр юллау өчен сылтама:

 http://mincult.tatarstan.ru/rus/obshchestvennoe-obsuzhdenie-perechnya.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International