Марина Зудина: «Фестиваль татар мәдәниятенә мәхәббәт белән сугарылган»

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

6 сентябрьдә VIII Казан халыкара мөселман кинофестивале матбугат үзәгендә журналистлар  Россиянең Халык артисты Марина Зудина белән очрашты.

Җылы әңгәмә дәвамында артистка үзенең иҗат юлы турында бик теләп сөйләде, хәзерге Россия, кинематографтагы яңа тенденцияләр һәм бик күп башка нәрсәләр турында фикерләрен белдерде. Марина Зудина  Казан театр училищесы студентлары белән узган очрашудан, шулай ук кичә “Пирамида” концерт-күңел ачу комплексында фестивальне ачу тантанасыннан туган җылы хисләре белән бүлеште.   

«Фестивальне ачу тантанасы миндә гаять матур тәэсирләр калдырды. Ул татар мәдәниятенә олы мәхәббәт, хөрмәт һәм нечкә хисләр белән сугарылган. Бу - гаять зәвыклы һәм матур күренеш булды. Еш кына мондый фестивальләр йә үтә коры һәм формаль, йә җиңелчә генә “попса”га тартым була. Ә сезнең фестиваль исә йөзегезгә һич кенә кызыллык китерерлек түгел – югары абруй хисе белән сугарылган», - диде артистка.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International