Тинчурин театры «Туганлык» фестивалендә катнаша

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

7 сентябрьдә Уфада V Халыкара "Туганлык" төрки телле театрлар фестивале ачыла. Фестивальгә Татарстаннан  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры катнаша.

Коллектив күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Төш" драмасын уйнаячак. Спектакльне сәхнәгә  8 сентябрьдә күрә алачаклар. Әсәрне сәхнәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин куйды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International