14 сентябрьдә Татар дәүләт “Әкият” курчак театры үзенең 79нчы сезонын “Кәҗә белән Сарык” (Габдулла Тукай әкияте, Гәрәй Рәхим инсценировкасы) премьерасы белән ачып җибәрәчәк. Шул көнне сезон ачылу уңаеннан балалар өчен театр фойесында бәйрәм оештырылачак.
Әсәрне сәхнәгә Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров куя, рәссам – Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Губский, композитор – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгари, пластика – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.
Рольләрдә: ТР халык артисты – Рәмзия Фәйзуллина, ТР аткзанган артистлары – Юрий Чуктиев, Гөлнур Габдрахманова, Фәнзилә Сабирова, Ришат Гыйздәтуллин, театр артистлары – Марс Гайфуллин, Рузилә Зарипова, Миләүшә Фәйзрахманова, Альбина Шагалиева.
Яңа “Кәҗә белән Сарык” спектакле мавыктыргыч һәм гыйбрәтле әкият. Спектакльнең нигезендә байлар һәм ярлылар арасында килеп туган конфликтка корылган тирән мәгънә ята. Мюзикл жанрында язылган спектакль яшь тамашачыга гаделлек һәм яхшылык турында сөйли.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.