Мөфти Илдус хәзрәт Фәизнең VIII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашучыларга мөрәҗәгате

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Әссәламәгайләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Бисмилләһир рахманир-рахим. Фестивальдә катнашучылар һәм аның кунаклары! Мин сезне шушы күренекле вакыйга уңаеннан сәламләү форсатына гаять шатмын. Хәзерге кино сәнгате, шул исәптән Казан мөселман кинофестивале дә, мәдәни-агарту чарасы, Исламның күпгасырлык, бөтен дөньяда таралган традицияләренең рухи-әхлакый мөмкинлекләрен ачу сәләтенә ия бер арадашчы булып тора. Фестивальнең аеруча зур әһәмияте киң тамашачыны тиз үзгәреш кичерүче, кешеләр өчен гаять актуаль мәсьәләләргә битараф булмаган сәнгать белән таныштыруда чагылыш таба. Шуңа күрә, бүгенге чара мөселман өммәтен борчыган темаларның дөнья җәмгыятендә барган фикер алышуларга кушылып китүенә ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Шулай ук фестивальгә үз эшләрен тәкъдим итүчеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә.  Ислам – дөнья мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше, Җир шарындагы миллиард ярым кеше өчен тормыш юлында маяк ул. Әлеге кешеләрнең яшәеш-көнкүрешләре турында сөйләмичә ярамый. Аллаһы Тәгаләгә мәдхия булсын, моның өчен иҗади егәре җитәрлек талантлы кешеләр күп бүген. Һәм без, мөселман кинофестивале милләтара һәм динара татулык һәм үзара хезмәттәшлек үзәге буларак танылган Татарстаныбыз башкаласында узганлыктан, зур шатлык хисләре кичерәбез.

Исламда кешенең гыйлемгә омтылуы, мәдәни үсеше һәрчак хуплана килә, һәм бу традициядән тайпылмыйча, Казан кинофестивалендә катнашучыларга яңа сәләтләре ачылуын, иҗат җимешләре бары югары бәяләнүен, ә тамашачыларга – якты тәэсирләр һәм матур ачышлар телим.

Олы хөрмәт һәм изге догалар белән,

Үзәкләштерелгән дини оешма –

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе,

Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International