Бу җәйдә Россиянең 1100 шәһәрендә һәм торак пунктында уза торган Урам киносы фестивале командасы яшь режиссерлар өчен «А4» дигән яңа конкурс игълан итә.
Катнашу өчен конкурсның сайтында (http://a4.wsffest.com/) тәкъдим ителгән темаларның берсен сайларга һәм дәвамлыгы биш минуттан да артмаган кыска метражлы фильм төшерергә кирәк. Эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүче фильм фестивальнең Мәскәүдә узачак ябылу тантанасында билгеле була. Иң яхшы кыска метражлы кино авторы бер миллион сум акча алачак.
Конкурс экспертлары - кинорежиссер, «Кинотавр-2018» премиясенең жюри рәисе Алексей Попогребский, Россиянең әйдәп баручы сценаристларының берсе, «Притяжение», «Лед», «Тренер» фильмнары авторы Андрей Золотарев, театр һәм кино актеры Владимир Вдовиченков.
«А4» конкурсы инде икенче ел рәттән үткәрелә. Без аны узган көздә башлап җибәрдек һәм бөтен илдән 256 фильм җыйдык – мондый уңышны үзебез дә көтмәгән идек. Жюри рәисе безнең яхшы дустыбыз - режиссер Валерий Тодоровский булды. Ул вакытта «Жить» кыска метражлы фильмы режиссеры Иван Семененко җиңүче дип табылды. Ел башыннан алып безгә хатлар күп килде, барысын да конкурсның быел дәвамы булырмы-юкмы дигән сорау кызыксындырды. Шулай итеп, фестиваль дәвам итә!» - дип хәбәр итте Урам киносы фестиваленең генераль продюсеры Александр Щеряков.