IV Казан халыкара һәвәскәрләр һәм яшьләр кинофестивален ачу тантанасы Marx музыка барында узды

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе
Фестивальдә катнашучылар эшнең башлануын билгеләп үттеләр һәм беренче көнгә йомгак ясадылар.  Фестивальдә бөтен Россиядән, шулай ук Франциядән, Тәркиядән, Украинадан һәм Латвиядән кино сөючеләр катнаша. Быел фестиваль дүртенче тапкыр уздырыла  

Бүген, фестивальнең икенче көнендә конкурс прогарммасын карау дәвам итә. Франция кунагы – Жан Клод Наварро, режиссер, француз  кино мәктәбе укытучысы. Ул фестивальдә катнашучыларга Франциядә фильмнар ничек төшерелгәнлеге турында сәйләде. Алдагы көннәрдә Россия кино сәнгате әһелләре осталык дәресләре һәм видео-семинар уздырачак..

6 сентябрьдә VIII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашучылар белән иҗади очрашулар узачак.  

Хөрмәтле журналистлар! 6 сентябрьдә 11.00  сәгатьтә  "Татмедиа" бинасында   IV Казан халыкара һәвәскәрләр һәм яшьләр киноофестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Анда катнашалар:

1.  Морозов Кузьма Николаевич – фестивальнең башкарма директоры

2. Морозов Николай Алексеевич –  фестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе

3. Николаев Владимир Артемьевич – ТР Мәдәният министрлыгының  кинематография секторы әйдәүче киңәшчесе

4. Михайлов Михаил Михайлович – КДМСУ  кино һәм телевидение факультеты деканы

5. Трифонова Юлия – фестивальдә катнашучы, Латвия

Элемтә өчен мәгълүмат: 8(987)2052025 Долгова Дарья.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International