6 августта Татарстанның берьюлы ике районында мәдәният йортлары ачылачак

2019 елның 2 августы, җомга

Объектларны капиталь ремонтлау «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында республика бюджеты акчасына башкарылды.

Шуларның беренчесе Яңа Чишмә муниципаль районының Акъяр авылында урнашкан. 1967 елда төзелгән бинада ишекләр һәм тәрәзәләр алмаштырылган, су белән тәэмин итү, электр һәм канализация системаларын яңартканнар, сәхнә, түбәне ремонтлаганнар, тирә-юньдәге территорияне төзекләндерү эшләрен башкарганнар.

2019 елда Акъяр авылы мәдәният йорты «ТР авыл җирлеге территориясендә урнашкан мәдәни-ял итү тибындагы иң яхшы учреждение» республика конкурсында җиңүче булды. Хәзер ул анда килүчеләр өчен тудырылган шартлар буенча да үрнәк булачак. Авыл мәдәният йорты яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Хәзерге вакытта биредә клуб формированиеләре һәм һәвәскәрләр берләшмәләре эшли: «Акъярым» вокаль ансамбле, «Өмет» балалар театр берләшмәсе, «Җырлы-моңлы балачак» һәвәскәрләр берләшмәсе.

Икенче мәдәният йорты Теләче районы Казаклар авылында ачыла. 1983 елда төзелгән бинада эшчеләр шулай ук коммуникацияләр системасын тулысынча яңартканнар, тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр, түбәне алыштырганнар. Клубның котельныйлары да яңа. Объектка мондый зур игътибар итү очраклы гына түгел. Ул берьюлы ике авыл: Казаклар һәм күрше Кече Кибәхуҗа авылы халкы өчен мәдәни-агарту үзәге булачак (балаларны мәктәпкә, төрле чараларга йөртү өчен автобус бар). 

Бинада китапханә, 100 урынга исәпләнгән тамаша залы бар. Яңа уку елыннан биредә тагын түгәрәкләр эшли башлаячак. Мәдәният йорты каршында «Балачак» һәвәскәр бию коллективы, «Сандугач» җыр сөючеләр клубы, «Сәхнә» театр берләшмәсе, «Җәүһәр» фольклор коллективы, «Стиль һәм мода» мода театры һ.б. эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International