Әлеге фестивальне Пермь шәһәренең “Нанук” коммерциячел булмаган фонды оештырган.
Казан шәһәрендә тукталыш вакытында, Елга портында иртәнге сәгать 10 да туз битлекле театр чыгыш ясаячак. 13.00 дә Татарстан халыклары дуслык йортында “Халык иҗаты традицияләре: саклап калу һәм үстерү проблемалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” узачак.
Хөрмәтле журналистлар! Сәгать 10.00 дә сезне фестивальдә катнашучылар белән очрашуга Елга портына чакырабыз.
Элемтә өчен мәгълүмат: (843) 237-97-90, Люкманова Надежда Александровна 89377754796.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте