Оештыручылар сүзләренә караганда, «Алабуга шәһәренең остаханә ишегалды» проекты – декоратив-гамәли сәнгатьне һәм халык иҗатын саклау һәм үстерү өлкәсендәге зур вакыйга булган XII Бөтенроссия Спас ярминкәсенең визит карточкасына әйләнәчәк. Чара «Планета добра» коммерциячел булмаган оешмасы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан РФ Мәдәният министрлыгы һәм Алабуга муниципаль районы ярдәме белән «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
Проектның төп максаты - халык сәнгате кәсепләрен һәм халык иҗатын популярлаштыру. Анда Россиянең 28 шәһәреннән (шул исәптән Алабугадан) декоратив-гамәли сәнгать һәм халык сәнгате осталары катнашачак.
«Алабуга шәһәренең остаханә ишегалды» өч мәйданчыкта ачыла: Гассар урамында, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Интерактив остаханәләрендә һәм Заманча этносәнгать музеенда.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 2, 3, 4 августында Алабугада XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Программада: халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелек, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен сату; Россия халык коллективлары катнашында нон-стоп концерт программасы, канатта йөрүчеләр чыгышлары, милли халык уеннары һәм конкурслар. Моннан тыш, ярминкәдә балалар өчен һәм спорт мәйданчыклары эшләячәк.
Спас ярминкәсенең аерылгысыз бер өлеше - Россиянең төрле шәһәрләреннән чаң сәнгате һәм рухи музыка осталары катнашында уза торган Бөтенроссия Чаң фестивале. Быел аңа 100дән артык катнашучы җыелачак, алар арасында 60 чаң кагучы, музыкант-мультиинструменталистлар, уникаль уен кораллары авторлары, рухи-патриотик җырлар башкаручылар, Россия Федерациясенең 37 шәһәреннән һәм торак пунктларыннан (шул исәптән Татарстан һәм Удмуртия), Казахстан, Белоруссиядән фольклор коллективлары бар.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Көмеш гасыр китапханәсендә «Россиядә кыңгырау чыңы: традиция һәм хәзерге заман» темасына түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.
Белешмә өчен: 2018 елда ярминкәдә Россия Федерациясенең 176 шәһәреннән һәм җирлегеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 860тан артык декоратив-гамәли иҗат, халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге осталары катнашты. Өч көн эчендә ярминкәгә 200 меңнән артык кеше килгән.