Болгарда төрле илләрдән килгән волонтерлар җыелды

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булган  Болгар тарих-археология комплексы 2019 елның 21 июленнән 2 августына кадәр узачак «Болгар Бөтендөнья мирасы волонтерлары» халыкара лагеры волонтерларын каршы алды.

«Болгарның бөтендөнья мирасы волонтерлары» яшьләр волонтерлык лагеры инде өченче тапкыр үткәрелә. Проект Болгар музей-тыюлыгы тарафыннан  ЮНЕСКОның  «Бөтендөнья мирасы волонтерлары» инициативасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «ГудСерфинг» коммерциячел булмаган автоном оешмасы, Рус география җәмгыяте, Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты һәм «Европа мирасы волонтерлары» коммерциячел булмаган оешмасы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Иреклеләр археологик казу эшләре, артефактларны чистарту, музей коллекцияләрен цифрлы форматка күчерү белән шөгыльләнәләр, шулай ук традицион кәсепләр буенча төрле экскурсияләр, лекцияләр һәм мастер-классларда булалар. Быел проектта Бангладеш, Германия, Иран, Испания, Казахстан, Канада, Польша, Россия, Тайвань, Франция, Швейцариядән 30 кеше катнаша.

Элемтә өчен: проект җитәкчесе – Лихачев исемендәге Россия мирасы институтының Бөтендөнья мирасы бүлеге фәнни хезмәткәре  Нәргиз Айтуганова, +79172844197

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International