Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры “Казан көзе” II халыкара опера фестивален йомгаклаячак концертка әзерләнә.
5 сентябрьдә Казан тамашачысына Алексей Рыбниковның мәшһүр Бишенче симфониясе премьерасы тәкъдим ителә.
Бишенче симфония дүрт телдә яңгыраячак. С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә берьюлы 200 кеше чыгачак. ТР Дәүләт симфоник оркестрыннан тыш, әсәрне башкаруга Е. Волков җитәкчелегендәге А.В. Свешников исемендәге Дәүләт академия рус хоры, Д. Рогов җитәкчелегендәге Казан Богородицкий монастыре ирләр хоры һәм солистлар Алиса Гицба, Владимир Дубовской һәм Максим Палий җәлеп ителгән.
Хөрмәтле журналистлар! 5 сентябрьдә 15:30 сәгатьтә ЗКЗ Камера залында Алексей Рыбников катнашында матбугат конференциясе узачак.
Элемтә өчен мәгълүмат: Наталья Лукина 89377797750, (843)236-73-65, http://www.tatarstan-symphony.com/.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.