Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында 2019 елның беренче яртыеллыгында халык фикере ярдәмендә максатлар һәм бурычларны формалаштыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 30 июле, сишәмбе

30 июльдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова халык фикере  ярдәмендә формалашкан максатлар һәм бурычларны   2019 елның беренче яртыеллыгында  гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Утырышка максат һәм бурычларны формалаштыруда катнашкан экспертлар, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда халык фикере ярдәмендә  дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проект гамәлгә ашырыла. Анда 4 социаль блок – Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша.

Проектны тормышка ашыру үз эченә берничә этапны ала. Беренче этапта министрлыклар белгечләре  һәм аларның иҗтимагый советлары әгъзалары тарафыннан 2019 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырылды. Икенче этапта Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ачык онлайн-тавыш бирү узды. Алга таба, иң күп тавыш җыйган өстенлекләр ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет каравына чыгарылды.

Хисап белән тулырак сылтама буенча танышырга була http://mincult.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1960989.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International