Татарстанның декоратив-гамәли сәнгать осталарын Мәскәүгә күргәзмәгә чакыралар

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Экспозициядә илнең төрле төбәкләреннән килгән иң яхшы осталарның эшләре тәкъдим ителәчәк. Биредә  декоратив-гамәли сәнгатьнең барлык юнәлешләре дә  тәкъдим ителә: корал эшләү, зәркән сәнгате, керамика һәм фарфор, күн, агач һәм сөяк эшләнмәләр, инталия һәм графика, миниатюра, туку һәм башкалар. Шулай ук биредә 2016 һәм 2018 еллардагы Гранд-күргәзмә, РФ Дәүләт сагы конкурсы, Россия һәм халыкара фестивальләр, күргәзмәләр җиңүчеләре һәм номинантлары эшләрен күрергә мөмкин.

Сәнгать һәм мода форумы кысаларында шулай ук 17 нче халыкара Баш киемнәре, кием-салым һәм аксессуарлар күргәзмәсе, MosFur 7нче күн-мех салоны, KiDS балалар модасы һәм сәнгате атналыгы узачак. Экспозициядә мода индустриясенең алдынгы Россия һәм чит ил компанияләре тәкъдим ителәчәк.

Төп подиумда эшлекле программа чаралары, мастер-класслар, түгәрәк өстәл утырышлары, хәзерге заман рәссамнары турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк, киң мәдәни программа да каралган.

Күргәзмәне «Декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарының иҗади берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы оештыра.

Тулырак http://forum-dpi.ru, www.tshdpi.ru

Күргәзмәне оештыру комитеты белән элемтә өчен:

Полуянова Оксана +7 926 903 32 18;

Богомолов Валерий +7 495 188-26-65;

Цыцулин Алексей +7 916 619 92 82;

E-mail: tshdpi-2019@yandex.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International