Татарстанның Табигать тарихы музее «Әгәр мин көчле булсам...» дип аталган балалар иҗаты конкурсы игълан итә

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе
Татарстанның Табигать тарихы  музее,  “Тылсымлы армрестлинг” дип аталган яңа уен экспонаты ачылу уңаеннан, «Әгәр мин көчле булсам...» дип аталган балалар иҗаты конкурсы игълан итә. Бу проект Д.Зиминның “Династия” коммерциячел булмаган фондының “XXI гасырда фәнни музей” дигән VI  грант  конкурсында “Фәнне популярлаштыручы интерактив экспонатлар булдыру” номинациясендә җиңеп чыккан иде.             Әлеге иҗади ярышта катнашучыларга хыялда үзләрен тылсымлы көч иясе итеп күзалларга тәкъдим ителә. Тылсым иясе булсалар, алар нинди изгелекләр кылырлар, яхшылыклар эшләрләр иде?   Балалар бу турыда әдәби (шигырь яисә чәчмә) яисә сынлы сәнгать әсәрләре  иҗат итү юлы белән сөйләп бирә ала.

Сентябрь ае дәвамында иҗат әсәрләрен музейга китерергә яисә почта аша юлларга мөмкин. Октябрь аенда Казан Кремленең рәсми сайтында онлайн-тавыш бирү башланачак. Балаларның яшенә карап бүленгән төркемнәр эчендә һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк, аларның эшләре бәйрәм күргәзмәсе барган вакытта музей диварларын бизәп торачак.   Конкурс йомгаклары экспонат ачылган көнне – 2012 елның 3 ноябрендә мәгълүм булачак.  Конкурс турында тулырак мәгълүматны е www.kazan-kremlin.ru сайтында проектның махсус битендә табарга мөмкин.

Элемтә өчен мәгълүмат: (843) 567-80-37, (843) 567-80-35, www.kazan-kremlin.ru.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International