Илкүләм проект кысаларында Татарстанда өч төбәк проекты булдырылган: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният»
Җәмәгать тыңлауларында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем җитәкчесе, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова, «Мәдәният» проектын гамәлгә ашыруда катнашучы муниципаль районнар, мәдәният учреждениеләре вәкилләре, төбәк проектларында катнашучылар, мәдәният оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар иде.
Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, гражданнар бердәмлеген ныгыту, мәдәни мирасны саклау өчен шартлар тудыру һәм Татарстан гражданнары өчен мәдәни кыйммәтләрне үтемле итү максатыннан өч төбәк проекты булдырылган: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».
Шулай итеп, 2019 елда «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча 64 мәдәният объектын төзү һәм капиталь ремонтлау, 6 кинозалны җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла.
Татьяна Ларионова искәрткәнчә, объектларда эшләрне гражданнар үзләре контрольдә тота ала. Июньдә «Илкүләм проектлар. Фотоконтроль-2019» дигән проект эшли башлады, аның ярдәмендә теләге булган һәр кеше онлайн режимда объектларның актуаль фоторәсемнәрен җибәрә ала.
«Агымдагы елның гыйнварыннан бүлеп бирелгән акчаларның 90% үзләштерелгән инде. Бу - югары күрсәткеч. Әмма куркыныч астында булган объектлар да бар. Шуңа да депутатларның ролен тагын бер кат билгеләп үтәсем килә. Җәйге чор - төзелеш эшләре өчен иң уңай вакыт, безгә аны кулдан ычкындырырга ярамый», - дип билгеләп үтте ул.
«Иҗади кешеләр» проекты буенча иң күп чаралар планлаштырылган –13. Аларның төп өлеше грант ярдәме шартларында республика бюджеты хисабына тормышка ашырыла.
«Монда мәдәният учреждениеләренең, иҗат коллективларының һәм коммерциячел булмаган оешмаларның, мәдәният эшлеклеләренең, шул исәптән яшьләрнең дә, грант игъланнарына тиз арада җавап бирүе, заявкалар формалаштыруда өлгер булуы таләп ителә», - дип ассызыклады ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
«Цифрлы культура» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елга 3 чара планлаштырылган. Беренчесе - 5 виртуаль концерт залын булдыру өчен җиһазлар сатып алу эшләре алып барыла. Икенчесе - экспозицияләр һәм күргәзмә проектлары буенча 1 мультимедиа-гид булдыру. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Милли музеена тарихи-мәдәни мирас экспозициясен оештыру өчен ярдәм күрсәтелде.
«Мәдәният волонтерлары» программасы үсешен «Мәдәният волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте активисты Екатерина Морозова тәкъдим итте. Ул иреклеләрнең төп эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде: мәдәният учреждениеләрендә килүчеләр белән эшләү, алар өчен экскурсияләр, мастер-класслар, төрле акцияләр уздыру; фәнни хезмәткәрләргә күргәзмәләр әзерләүдә ярдәм итү һ. б.
Аерым алганда, тыңлаулар кысаларында «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин мәдәният волонтерларын хезмәттәшлеккә чакырды. Ә Татьяна Ларионова волонтерлар сафына өлкән буын кешеләрен дә җәлеп итәргә тәкъдим итте. Моннан тыш, ул урыннарда мондый тыңлаулар үткәрергә чакырды, бу «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм аның турында мәгълүматны республиканың һәр кешесенә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.