Конкурс программасына Казаннан өч фильм кертелде: Фәрит Дәүләтшинның “Эт” дигән нәфис фильмы, Илдар Ягәфәровның “Югалту” дигән кыска метражлы фильмы Һәм Сергей Яковлевның “Проломная урамындагы даруханә” дигән кыска метражлы документаль фильмы.
11 сентябрьдә Россиянең күренекле режиссеры һәм операторы Дәүләтнаҗар Ходанаҗаров рәислегендәге жюриның фестивальдә катнашучы авторларның эшләрен ничегрәк бәяләгәнлеге мәгълүм булачак.
Жюри составына тагын түбәндәге шәхесләр керә:
- Надер Талебзадех - режиссер (Иран)
- Гульбара Толомушева – кино сәнгате белгече, тәнкыйтьче (Кыргызстан)
- Лине Халворсен - режиссер, монтажчы (Норвегия)
- Ялчын Бурчин – кино тәнкыйтьчесе, күзәтүче (Төркия)
Фестиваль ачылган көнне, 5 сентябрьдә “Родина” кинотеатрында «Возвращение в А» дигән фильм күрсәтеләчәк, аны картинаның режиссеры Егор Кончаловский тәкъдим итәчәк. Фестивальне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан шәһәре мэриясе.
Быел фестивальгә 55 илдән 300 заявка бирелгән иде, конкурс программасына 28 илдән 40 картина сайлап алынды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте