4 сентябрьдә фестивальнең беренче көне. Иртәнге 9.00 фестивальдә катнашучыларны теркәү, соңрак конкурс программасын карау булачак. Шул ук көнне кич белән 19.00 Marx музыка барында фестивальне ачу тантанасы була. Кичә программасында фестивальдә катнашучыларның очрашуы, кунаклар һәм партнерлар котлавы, «Baxtle» һәм «Кунух» музыкаль төркемнәренең чыгышы булачак.
5 сентябрьдә фестивальнең конкурс программасын карау дәвам итәчәк. Анда катнашучылар өчен фестиваль кунагы – Тяпов Александр Владимирович “Документаль кино режиссурасы” темасына осталык дәресе, шулай ук “Кабан күле хәзинәләре” фильмының монтаж режиссеры Дмитрий Чистяков видео-семинар уздырачак.
6 сентябрьдә VIII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашучылар белән иҗади очрашулар узачак. “Һиндстанның кино индустриясе” темасына түгәрәк өстәл уздырылачак, аны продюсер Пракаш Шарма (Һиндстан) алып бара. 17.00дә фестивальне ябу тантанасы булачак, анда җиңүчеләр ачыкланачак һәм лауреатлар бүләкләнәчәк.
Фестивальнең жюри составына республиканың күп кенә күренекле сәнгать һәм каләм әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре керә.
Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, “Иман” продюсерлык үзәге, Татарстан Республикасы Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге, «Априори» PR-агентлыгы, “Татарстан Республикасы Студентлар лигасы” төбәк яшьләр җәмәгать оешмасы.
Казан халыкара һәвәскәрләр һәм яшьләр кинофестивале 2009 елдан уздырыла. Ел саен фестивальгә йөздән артык фильм тәкъдим ителә. Бу фестиваль Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында уздырыла. Катнашучылар эшләре 4 номинациядә бәяләнә: уен киносы, документаль кино, анимация һәм клип. Ел саен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан фестивальгә фильм төшерү өчен 50 мең күләмендә бүләк бирелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте