VIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең программасы төзелде.
Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 8нче тапкыр үткәрелә. Быел сайлап алу комиссиясенә 55 илдән 300дән артык фильм килде. Шулар арасыннан, сыйфатка басым ясап, конкурс программасына 40 эш кенә сайлап алынды. Арада Һиндстаннан, Төркиядән, Ираннан, Казахстаннан, Финляндиядән һәм башка илләрдән кызыклы фильмнар бар. Быел беренче тапкыр Сицилия, Ямән һәм Монтенегродан килгән фильмнарны карый алачакбыз.
Шунысы да игътибарга лаек: тәкъдим ителгән эшләрне профессиональ жюри белән бергә Ислам дине белгечләре дә карады, алар фатиха биргән фильмнар гына конкурска катнаша ала.
“Татарстан көннәре” кинофестивальнең матур традициясенә әверелде, быелгы программа кысаларында һәм программадан тыш Татарстан кинематографистлары төшергән 13 фильм күрсәтеләчәк. Алар арасыннан Фәрит Дәүләтшинның “Эт”, Илдар Ягъфаровның “Югалган” нәфис фильмнары һәм Сергей Яковлевның “Проломнаядагы аптека” документаль фильмы лаеклы бәясен алыр дип өметләнәбез.
Кинофестивальнең конкурс программасы “Родина” кинотеатрында булса, конкурстан тыш эшләр белән тамашачы «Мир», «Киномакс» и «Киномечта» кинотеатрларында таныша алачак.
Кунакларга килгәндә, Андрей Кончаловский, Дмитрий Певцов үз программасын алып киләчәк, якташыбыз, танылган актер Сергей Шакуровны да көтәбез. Муса Җәлилнең оныгы, якташыбыз, танылган кино һәм театр артисты Лилиан Наврозашвили да кинофестивальдә катнашачак. Кунаклар исемлеге көннән-көн арта бара.
Кинофестиваль башланырга әле ун көн бар, ул вакыт эчендә исемлек тагын да тулыланачак. Чөнки Казан мөселман киносы фестиваленең дәрәҗәсе үскәннән-үсә, кунаклар Казанга килергә теләп ризалашалар.
Элемтә өчен телефоннар: Логинова Анастасия 8 927 410 48 88, Нигъмәтҗанова Лилия 8 927 406 16 92 (e-mail: press@kazan-mfmk.com).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте.