2019 елның 1 августында 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Милли сәнгать галереясендә (Казан, Кремль, «Хәзинә» музей комплексы, 3 нче подъезд) совет рәссамнарының эшләреннән оештырылган «Хезмәткә дан!» күргәзмәсе WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына багышлана.
«Хезмәткә дан!» дип аталган күргәзмәләр - Совет сәнгатендә коммунизм төзүчеләренең батырлыгын күрсәтергә тиешле аерым бер юнәлеш булган. Мондый экспозицияләр әсәрләренең эчкерсезлеге һәм профессионализм белән эшләнгән булуы белән аерылып тора, аларның күбесе музей тупланмаларында сакланып калган. Бүген алар аша без совет чорындагы хезмәт темасының үсеш тарихын күзәтә алабыз.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Милли сәнгать галереясендә ачылган «Хезмәткә дан!» күргәзмәсендә социалистик реализмның иң күренекле вәкилләре: А. һәм П. Смолиннар, А.Ткачев, Б.Давыдов, В. Жемерикин, Н. Касумов, Б. Неменский, Г. Нисский, И. Рубан, П. Соколов-Скаль, О. Филатчев, Р. Килдебәков, Н. Кузнецов, В. Куделькин, Ә. Мәҗитов, В.Попов, Е. Симбирин, В. Скобеев, М. Усманов шедеврлары бар. Күп эшләр беренче тапкыр күрсәтелә.
Совет мәдәнияте хезмәт геройларын «җитештерү»гә юнәлдерелгән. Рәссамнар төзелешләргә, заводларга, колхоз һәм лабораторияләргә, портларга һәм тимер юлларга барып, анда эшләүчеләрне рәсемгә төшергән. Шул рәвешле хезмәт геройларының йөзләрен ил таныган, аларның казанышлары еракка таралган, алар башкаларга үрнәк булган.
«Хезмәткә дан!» – узган совет чоры турындагы хатирәләрне яңарту.
Күргәзмә 2019 елның 5 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Скобеев В. Н. «Формировщицы КАМАЗа». ТР ДССМ тупланмасы.