«Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Финляндиянең Милли музее Казанда яңа күргәзмә проектын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Хельсинкида яңа күргәзмә проектын тормышка ашыру – безнең ватандашыбыз  булган  сәүдәгәр В.И. Заусайловның бай археологик коллекциясен  Казанда күрсәтү - турында килешү төзелде. Бу турыдагы документны  имзалау  чарасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты. 

Яклар уртак эш планы һәм концепция, экспонатлар исемлеге, фәнни этикетаж әзерләү кебек  төп юнәлешләрне билгеләү турында  килештеләр.

В.И. Заусайлов коллекциясендә 10 меңнән артык предмет бар. Аларның яртысына якыны таш гасырга, дүрттән бере – бронза һәм тимер гасырга кагыла. Кызганычка каршы, сәүдәгәр вафатыннан соң, аның коллекциясен Казанда калдырып булмый. Аның бәясе шулкадәр кыйммәт булган, музей да, университет та аны сатып ала алмый. 1906 елда  экспонатлар исемлеге белән фин археологы Н. Тальгрен таныша. Аның тәкъдиме буенча Казан коллекционеры тупланмасын Финляндия Милли музее сатып алган, коллекция бүгенге көнгәчә анда саклана.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International