2019 елның 23 августына кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурска Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларыннан гаризалар кабул ителә.
Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә:
1) гражданнар җәмгыяте институтларын һәм гражданнар инициативаларын үстерү. Әлеге юнәлеш кысаларында конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә::
Җәмгыятьтә коррупциягә каршы тискәре мөнәсәбәт булдыру;
хәйриячелек һәм иреклеләр хәрәкәтен үстерү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү;
гражданнар бердәмлеген, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту;
коммерциячел булмаган оешмаларның иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау, уңышлы социаль технологияләр тарату;
иҗтимагый һәм сәяси проблемалар турында фикер алышканда гражданлык компетенцияләрен, күнекмәләрен һәм конструктив диалог традицияләрен үстерү;
Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү;
2) гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру. Әлеге юнәлеш кысаларында Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни киңлеген үстерү, ял сыйфатын күтәрү һәм мәдәни байлыкларны һәркем өчен дә үтемле булуын арттыру, туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү;
актив гомер озынлыгы өчен шартлар тудыру;
массакүләм спортны, шул исәптән физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив формаларын үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру;
өстәмә белем бирүне, цифрлы мәгарифне, фәнни-техник һәм сәнгать иҗатын үстерү;
өзлексез экологик белем бирү һәм халыкны өйрәтү системасын үстерү.
Конкурста катнашу өчен дәгъва кылучы үзе яки аның ышанычлы заты тарафыннан кәгазь һәм электрон формада, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы яки почта аша (420021, Казан ш., Мәскәү ур., 55, каб. 106 каб. адресы буенча «конкурска» дигән тамга белән) гариза тапшырыла.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 524-91-84, 524-91-86, 524-91-85; 524-91-28.
Элемтә өчен җаваплы хезмәткәр: Мөхәммәдьярова Зөлфия Ильяс кызы, Гафурова Айсылу Марат кызы, Нугаева Лилия Гомәр кызы.
Моннан тыш, конкурска заявка әзерләү мәсьәләләре буенча коммерцияле булмаган оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.