Быел кино күрсәтүләр, Казаннан тыш, республиканың 14 муниципаль районында оештырылачак. Алар арасында Тәтеш, Питрәч, Лаеш, Сарман, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Чирмешән, Әтнә, Минзәлә, Азнакай, Балтач районнары бар.
Татарстан башкаласында фестиваль инде дүртенче тапкыр үткәрелә. 26 һәм 27 июльдә Горький паркында тамашачылар Россиядә 6 ел эчендә төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнарны карый алачак. Күңел ачу чаралары 18.30 сәгатьтә старт ала. Киносеанслар 20.30 сәгатьтә башлана.
7 августта 20.00 сәгатьтә фестиваль программасы башка мәйданчыкларда да күрсәтеләчәк: Аксенов скверы (Казан шәһәре), Фәрдиев исемендәге мәдәният һәм ял паркы, Ялчыгол исемендәге сквер (Зәй), Тәтеш шәһәренең Үзәк паркы, Осиново авылындагы балалар мәйданчыгы, «Ракушка» мәйданчыгы (Яшел Үзән), Лаеш шәһәре яр буе, Сарман муниципаль районының мәдәният йорты территориясе, Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәнең яр буе, Бөгелмә шәһәренең мәдәният һәм ял паркы, «Иллюзион» кинотеатры территориясе (Алабуга шәһәре), Чирмешән авылындагы яшьләр мәйданчыгы, «Туган ягым» ял паркы (Олы Әтнә авылы), Җиңү паркы (Минзәлә шәһәре), Гаилә паркы (Азнакай шәһәре).
Белешмә өчен: бу җәйдә Россиянең 1000нән артык шәһәре дөньядагы иң масштаблы кыска метражлы кино күрсәтү чараларын үзләрендә кабул итә. Соңгы 6 ел эчендә яшь режиссерлар тарафыннан төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнарга миллионнан артык тамашачы бәя бирәчәк. Оештыручылар хис-тойгыларга һәм үзенчәлекле иҗади чишелешләргә бай, башка беркаяда күреп булмаган эчтәлекле программа вәгъдә итә. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.