Бүген Санкт-Петербургның Левашово мемориаль зиратында репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл ачылды.
Анда 1937 елдан 1954 елга кадәр Ленинградта атып үтерелгән йөзләгән татар җирләнгән. Аларның йөздән артыгы «Ленинградский мартиролог» томнарында телгә алынган.
Истәлекле чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова катнашты.
Һәйкәлнең архитекторы - Виталий Кузнецов. Скульптор - Петр Гиль. Һәйкәл куюны Ленинград блокадасын кичергән Шамил Акбулатов, РФ атказанган төзүчесе, Татар җәмгыяте әгъзасы финанслаган.
«Һәйкәл Петербургта яшәүче татар меценатлары акчаларына куелган. Шулай ук алар Ленинград өчен сугышта һәлак булган якташларыбызга багышланган Хәтер китабын да чыгара алдылар. Бу яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм тарихи истәлекләрне саклау өлкәсендә мөһим эш», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.
Ул шулай ук Петербург, Тосно шәһәрләрендә, Синявин биеклекләрендә Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өчен сугышкан татарларга багышланган һәйкәлләр һәм истәлекле билгеләр куелуын искәртте. Казу һәм архив мәгълүматлары нигезендә блокадалы шәһәр оборонасында катнашкан 18 меңнән артык кешенең исеме ачыкланган.
«Левашово мемориаль зираты - безнең хәтер һәм кайгы урыны. Бу җирдә һәлак булган кешеләрнең төгәл саны билгеле түгел, дистәләгән мең белән исәпләнә. Аерым алганда, монда Ленинградта яшәүче татарлар җирләнгән», - дип хәбәр итте Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте рәисе Рәшит Мәһдиев.
«Безнең күз алдыбызда тарихи дөреслек торгызыла һәм гаделлек тантана итә. Без Петербург җирендә сәяси репрессия корбаннарын хөрмәтләп искә алабыз. Исемсез каберләрдә төрле халык вәкилләре, төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге меңләгән кеше ята. Безнең уртак бурычыбыз - мондый фаҗига бүтән кабатланмасын өчен, коточкыч вакыйгалар турында истәлек саклау», - диелгән Санкт-Петербург губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Бегловның мөрәҗәгатендә. Мөрәҗәгать чарада катнашучылар алдында укылды.
Белешмә өчен:
“Левашовская пустошь” мемориаль зиратында 1937 елдан алып 1954-1955 еллар аралыгындагы репрессия корбаннары җирләнгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, биредә 45000гә якын кеше күмелгән.
Фото: Александр Глуз/Петербургский дневник