Октябрь аенда Мәскәү өлкәсендә «Поколение» III Бөтенроссия патриотик милләтара яшьләр лагере ачыла

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык  илнең төрле төбәкләреннән студентлар, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар, этномәдәни берләшмәләр лидерларын «Поколение» лагерында очрашырга чакыра. Мәскәү өлкәсендә өченче тапкыр оештырыла  торган бөтенроссия патриотик милләтара лагерь  быел 16-21 октябрьдә узачак.

Анда катнашучыларны  җәмәгать эшлеклеләре, артистлар, музыкантлар, язучылар белән очрашулар, актерлык, ораторлык сәнгате,  халык алдында чыгыш ясау  буенча мастер-класслар көтә.

Смена дәвамында балалар профессиональ режиссерлар, продюсерлар, операторлар җитәкчелегендә милләтара тематикага багышланган социаль роликлар булдыру өстендә эшләячәк, алар соңыннан төбәк телеканалларында трансляцияләнәчәк.

Уку программасы командалар оештыру буенча  практик дәресләр, эшлекле уеннар, спорт чаралары, экскурсияләрне дә үз эченә ала.

Һәр кич Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышуга багышлана. Катнашучылар үзләренең туган телләрендә җырлар, милли биюләр башкарачак.

«Поколение» лагеры -  милләтләр арасындагы аерымлыклар үзара ярышу өчен түгел, ә  үзара диалог һәм берләшү  өчен нигез булган  мәйданчык. Мондый махсус сменаларның төп нәтиҗәсе шунда: егетләр һәм кызлар лагерь эше тәмамланганнан соң да аралашуларын дәвам итәләр, бер - берсенә кунакка баралар, бергәләп социаль проектларны тормышка ашыралар», - диде Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык  җитәкчесе Игорь Баринов.

Лагерь зур концерт һәм иң яхшы кыска метражлы кино авторларын бүләкләү белән тәмамланачак.

Искәртеп узабыз, узган ел Мәскәү өлкәсенә Россиянең 73 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән (Әрмәнстан, Белоруссия, Әзербайҗан, Казахстан, Молдовия, Үзбәкстаннан)  студентлар, яшьләр һәм иҗтимагый оешмаларның, этномәдәни берләшмәләрнең 150дән артык лидеры килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International