Казанда беренче төбәкара «Алтын тәлинкә» (Золотая тарелка) кинопремиясе гамәлгә куелды

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Казанда кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» (Золотая тарелка) Төбәкара премиясен гамәлгә куйдылар. Яшь авторларга милли кино өлкәсендәге казанышлары өчен берничә номинациядә бирелә торган  бүләк иясе экспертларның яшерен тавыш бирүе  һәм тамашачылар рейтинглары нәтиҗәләре буенча ачыкланачак. Премиянең авторы һәм инициаторы - кинопроектларга һәм кино чараларын оештыруга ярдәм итү буенча «Время кино» дирекциясе. Проект Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән тормышка ашырыла.

Премия Россия төбәкләрендә яшәүче  яшь талантларны ачыклау, аларны җәлеп итү һәм тормышка ашырылган проектлары өчен финанс ярдәме күрсәтү, шулай ук милли фильмнарны таныту, аның географиясен киңәйтү һәм аудиториясен арттыру максатыннан оештырыла.

Яшь кинематографистларның казанышларын бәяләү өч критерий буенча гамәлгә ашырылачак: үз төбәгендә һәм аннан читтә уңышлы прокат күрсәткечләре, уңышлы фестиваль эшчәнлеге (шул исәптән халыкара аренада) һәм интернет-активлык буенча югары рейтинг.

Премиянең приз фонды -1 300 000 сум. Акчалата бүләкләр «Милли телдәге тулы метражлы иң яхшы уен фильмы», «Милли телдәге иң яхшы документаль фильм», «Милли телдәге иң яхшы кыска метражлы фильм», «Милли телдәге  иң яхшы анимация фильмы» һәм «Тамашачылар мәхәббәте» номинацияләрендә билгеләнгән.

Премия ике этапта үткәрелә: 27 декабрьдә - Халыкара кино көне алдыннан (тамашачылар рейтинглары нәтиҗәләре буенча) һәм 27 августта - Россия киносы көнендә (эксперт тавыш бирү нәтиҗәләре буенча).

Премия өчен Россиядә 2018 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 1 ноябренә кадәр беренче тапкыр ачык күрсәтелгән кинофильмнар  авторлары көрәшә ала.

Премия нәтиҗәләре буенча катнашучылар һәм җиңүчеләр каталогы булдырылачак, Россиянең төрле төбәкләрендә күрсәтү өчен фильмнар килешү нигезендә сайтта урнаштырылачак.

«Бу - махсус төбәкләр өчен булдырылган  беренче шундый премия. 35 яшькә кадәрле яшь авторлар гариза бирә һәм акчалата приз белән җиңүгә дәгъва итә ала. Шулай ук яшь буенча чикләр булмаган авторлар, кинопроцесста катнашучылар һәм актерлар өчен без башка номинацияләр булдырдык, – дип сөйләде кинопроектларга һәм кино чараларын оештыруга ярдәм итү буенча «Время кино» дирекциясе  җитәкчесе Альбина Нәфыйгова. - Без спонсорлар һәм партнерлар ярдәмендә приз фондын арттырырга планлаштырабыз, бу юнәлештә эш алып барыла инде. Шулай ук, берничә ил (продукция) катнашында төзелгән проект та премиягә дәгъва итә, бу очракта  гариза Россия ягыннан килергә тиеш. Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз».

Премия сайты эшләү стадиясендә, әмма анда инде  гаризалар кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International