2019 елның 28-30 августында Казанда халык җыр-бию сәнгате буенча «Казан сөлгесе» - «Казанское полотенце» IV Халыкара фестиваль – конкурсы узачак.
Оештыручылар сүзләренчә, фестиваль үзенең исемен борынгы татар халык җырыннан алган. Татарлар өчен оста хатын-кыз куллары белән чигелгән ак Казан сөлгесе – кеше уй-фикерләренең, күңеленең чисталык билгесе, сөлге - татар халык бәйрәме Сабантуйның символы.
Анда ел саен 800дән артык кеше - Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әзербайҗан һәм Әрмәнстаннан халык җыры, бию һәм инструменталь жанрларын башкаручылар катнаша.
Әлеге чараның үзенчәлеге шунда: биредә талантлы үзешчән сәнгать башкаручылары да, профессиональ артистлар да, иҗади уку йортларын тәмамлаучылар да катнаша. Моннан тыш, иҗади ярышның яшь ягыннан чикләүләре юк, анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала.
Конкурсантларны түбәндәге номинацияләр буенча бәялиләр:
Гаризалар тапшыруның соңгы көне - 25 август.
Фестиваль-конкурсның жюри составына Россия һәм Татарстан Республикасының күренекле мәдәният эшлеклеләре кергән - барлыгы 200гә якын кеше. Жюри рәисе, проект авторы һәм фестивальнең президенты - Россиянең халык артисты, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Лима Кустабаева. Ике тур нәтиҗәләре буенча жюри гран-при җиңүчесен, шулай ук һәр номинациядә лауреатларны билгеләячәк.
Оештыручылар тарафыннан катнашучылар өчен белем бирү программасы да планлаштырыла.
30 августта Татарстан Республикасы көненә һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Иске Татар бистәсе тарих-архитектура комплексы территориясендә Халыкара фестиваль-конкурс лауреатларының гала-концерты булачак.
Фестиваль - конкурс нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: /file/mincult/File/Положение Казан сөлгесе – Казанское полотенце.pdf
Фестиваль-конкурс Казан шәһәренең «Сәйдәш» мәдәни үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән оештырылды.