«Балалар һәм яшьләр өчен зур гастрольләр» һәм «Зур гастрольләр. Төбәкара программа » программаларында 2020 елда катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Заявкаларны 2019 елның 15 сентябренә кадәр юлларга кирәк.
«Зур гастрольләр» программасы 2014 елдан бирле РФ Мәдәният министрлыгының Гастрольләр эшчәнлегенә ярдәм итү буенча федераль үзәк тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм 2018 елдан башлап илебезнең 85 регионын үз эченә ала. 2019 елда «Зур гастрольләр» программасында 260тан артык театр катнашачак һәм 2000гә якын спектакль күрсәтеләчәк.
«Зур гастрольләр» программасы кысаларында быел ил буенча 57 театр гастрольләрдә йөреп, 49 шәһәрдә 396 спектакль тәкъдим итте. Театр гастрольләренең максималь интенсивлыгы көз айларында, яңа театр сезоны башында булыр, дип планлаштырыла.
2019 елда чит илләргә чыгу юнәлешенә игътибар арткан: «Зур гастрольләр»дә БДБ илләренең 10 рус театры катнашачак, ә Россиянең 7 театры чит илләргә гастрольләргә китәчәк. Быел программа Россиянең югары театр уку йортлары студентларының диплом спектакльләрен дә хуплый. Студентлар спектакльләренең популярлыгы программада аерым студентлар юнәлеше барлыкка килүгә китергән.
Белешмә өчен:
2018 елда «Зур гастрольләр» программасында Татарстаннан 6 театр катнашты: «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры, Буа дәүләт драма театры, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры.