«Яшьләр хөкүмәте көне» - дәүләт яшьләр сәясәтенең стратегик бурычлары буенча форсайт-сессиядән торган күчмә чара, ул авыл яшьләрен илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән эшләрнең юл картасын төзүгә җәлеп итү максатын күздә тота.
Очрашуны оештыручылар фикеренчә, илнең 2024 ел ахырына кадәр билгеләнгән өстенлекле үсеш юнәлешләре – гомумфедераль проектлар бурычларын үтәүгә яшьләрне җәлеп итү бик мөһим.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан чарада Инфраструктура үсеше һәм иҗади индустрияләр бүлеге җитәкчесе Диана Хәсәнова катнаша. Ул Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында сөйләячәк һәм активистларның сорауларына җавап бирәчәк.
«Мәдәният» проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр», «Цифрлы мәдәният», анда ике төп максатчан күрсәткеч билгеләнгән: 2024 елга мәдәният оешмаларына килүчеләр саны - 15 процентка һәм цифрлы мәдәният ресурсларына мөрәҗәгать итүләр 5 тапкырга артырга тиеш.
Татарстан Республикасында «Мәдәни мохит» региональ проектын уңышлы гамәлгә ашыру 2024 елга 162 мәдәният оешмасы объектын төзергә һәм капиталь ремонтларга, 2 модель китапханә булдырырга, мәдәният өлкәсендә 60 белем бирү учреждениесен музыка инструментлары, җиһазлар һәм уку материаллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасында «Иҗади кешеләр» проекты нигезендә 2024 елга 60 үзешчән иҗат коллективы, 18 коммерцияле булмаган оешма, 320 кеше «мәдәният волонтерлары» программасында катнашачак. Масштаблы 18 фестиваль проекты, 200 мең мәктәп укучысы өчен 15 мәдәни-агарту программасы, федераль һәм төбәк музейларының 12 күргәзмә проекты һәм башка чаралар гамәлгә ашырылачак.
«Цифрлы мәдәният» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 5 виртуаль концерт залын булдыру, чараларның онлайн-трансляцияләрен үткәрү, 1500 китапны цифрлаштыру каралган.